Серафима Михайловна Михееваны 90 яшьлек юбилее белән котлау

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Чепья  авылында  яшәүче Михеева Серафима Михайловнага 30 март көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина,  Балтач районы  мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Резеда Сәләхиева, Чепья урта мәктәбе директоры Сәйдәш  Нурмиев,  Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән бүләк-күчтәнәч тапшырдылар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International