Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Көлке көненә багышланган чара узды. Көлке көне-чыннан да күңелле бәйрәм. Безнең социаль хезмәт алучылар бәйрәмне бик күңелле үткәрделәр: алар кызыклы конкурслар, кызык уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар һәм ахырда инде традициягә әйләнгән бию флэшмобы үткәрделәр. Бәйрәм аларда бик күп уңай эмоцияләр уятты һәм барысына да зур канәгатьлек тудырды.