Һәрбер кеше өчен аның гаиләсе - дөньяда барыннан да бигрәк синең уңышларыңа сөенүче һәм авыр минутларда ярдәм итүче иң якын кешеләр булып тора. Әгәр сезнең кәефегез юк икән, сезне үпкәләтсәләр, яисә рәнҗетсәләр, кем сезне юатыр, иркәләр, назлар соң? Әлбәттә, сезнең әниләрегез, әтиләрегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, сезгә иң кадерле кешеләр. Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче санлы социаль участокта 13 балигъ булмаган бала арасында “Татарстан – минем горурлыгым” циклыннан булган дәресне әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде. Дәреснең максаты: хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, якыннарны кайгырту, бәйрәмнәр үткәрү һәм уртак ял оештыру мисалында “Гаилә традицияләре” төшенчәсенең әһәмиятен ачу.
Очрашу барышында белгеч балаларга кешенең дөньяга килүе һәм: “Мин кем? Каян мин? Минем тамырларым каян?» кебек сораулар бирә башлавы турында сөйләде. Һәр гаиләдә гореф - гадәтләрнең берсе булып ата-бабалар турында белү, үз шәҗәрәсен, генеалогик агачын төзү тора. Борын-борыннан Рәсәйдә традиция яшәп килә: бер гаилә вәкилләре эшчәнлекнең бер төре белән шөгыльләнәләр. Шулай итеп, чүлмәкчеләр, тегүчеләр, икмәк пешерүчеләр, итекчеләр, хәрбиләр, төзүчеләр, артистлар, укытучылар нәселе туа, мондый буыннар бүген дә гамәлдә. Соңыннан балалар үзләренең гаилә бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, гаилә нәселләре турында сөйләделәр, аларның буыннан-буынга тапшырылуын әйттеләр.
Дәрес ахырында белгеч балалар белән шундый нәтиҗәгә килде: тормышта иң мөһиме-гаилә, якын кешеләр, әти-әниләр, бабайлар, әбиләр, апалар һәм туганнар торалар. Аларны сакларга, яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, гаилә традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен киләчәк буынга тапшыру зарур.