“Тегүчелек эше”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

“Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен фетрадан курчак театры төзү буенча мастер-класс үткәрелде. Максат: фетр һәм башка материаллардан үз кулларың белән курчак театры булдыру.

Курчак бала тормышында гына түгел, өлкән яшьтәге кеше тормышында да мөһим роль уйный. Театральләштерелгән тамаша – ул тамашачы белән рольле уен. Театральләштерелгән уеннарда катнашып, балалар әйләнә-тирә дөнья белән танышалар, уенга бик теләп кушылалар: курчак сорауларына җавап бирәләр, аларның гозерләрен үтиләр, киңәшләр бирәләр, теге яки бу образга яңадан тотыналар.

Дәрес барышында кирәкле материаллар сайлап алынды һәм әзер шаблоннар буенча курчак ясау өчен өлгеләр ясалды. Курчак ясау барышында хатын-кызлар тегү буенча яңа алымнарга өйрәнделәр, курчаклар ясау буенча тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International