Саба муниципаль районының «Тургай» приютында "Нәүрүз"бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Нәүрүз – яз тигезлеге бәйрәме. Нәүрүз табигатьнең яңаруын, күңел чистаруын һәм яңа тормыш башлануын символлаштыра.

 

Бәйрәмнең иң кызыклы мизгеле булып, Кыш белән хушлашырга теләмичә, язны җибәрмәгән Убырлы чыгуы булды. Балаларга Убырлы карчык әзерләгән бик күп каршылыкларны узарга туры килде. Биюләр, җырлар, шигырьләр - болар барысы да яз килүгә һәм бәйрәмнең төп хуҗабикәсе – Нәүрүзбикәне каршылау өчен балалар тарафыннан әзерләнгән иде. Чара дәвамында елмаюлар, көлүләр, шатлык һәм күңел ачулар хөкем сөрде. Балалар актив, тату һәм рәхәтләнеп халык уеннарында катнаштылар, ә соңыннан барысы да татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International