“Бәхет рецепты”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

  Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яз җитүгә багышланган “Бәхет рецепты” дигән музыкаль-күңел ачу чарасы уздырдылар. Максат: инвалид балаларны социаль-мәдәни җайлаштыру, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонизацияләү, елның яз вакыты, яз билгеләре турында күзаллаулар формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Чара башында үзәк белгечләре “Әниләр өчен открытка” дигән мастер – класс үткәрделәр. Балалар ата-аналар белән берлектә үзләренең әниләре өчен матур открытка ясадылар, шулай итеп аларны яз җитү белән котладылар. Мастер-класстан соң балалар һәм аларның әти-әниләре янына кунакка күңелле “Бүре” һәм “Аю” әкият персонажлары килде, алар саф һавада күп кенә күңел ачу уеннары һәм викториналар үткәрделәр. Әти-әниләр һәм балалар рәхәтләнеп дәртле биюләргә биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм яз турында яраткан җырларын җырладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International