“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” “Көлке көне” үтте

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Бүген 1 нче  апрель  бөтен илдә “Көлке көне”н билгеләп үтәләр. Шул исәптән “Җәлил картлар һәм инвалидлар  йортында” бу бәйрәм бик күңелле  үтте. Чара  бер-берең белән мимика һәм ишәрә ярдәмендә исәнләшүдән башланып китте. Бәйрәмнең төп нигезе булып  өлкәннәребездә көлү хисен үстерү, шулай ук хис-кичерешләр өстендә эшләү тора. Кешеләрдә кәеф күтәрүгә зур йогынты да ясый бит әле ул. Менә шул исәптән бу оештырылган бәйрәм дә өлкәннәребездә  зур хис-тойгылар калдырган дип ышанып калабыз. Бәйрәмдә төрледән – төрле бәйгеләр оештырылды: ул табышмакларга җавап бирү, кәгазьгә рәсем төшерү, бергәләшеп җырлау һ.б. Бәйрәм азагында  барсына  да  баллы күчтәнәчләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International