Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр кабат тыл ветераны Ларионов Анатолий Ефимовичка бардылар. Визитның максаты - ветераннарга ярдәм итү, гражданлык, патриотизм тәрбияләү. Кызлар ветеранга хуҗалык буенча ярдәм иттеләр: чәчәкләргә су сиптеләр, идән, савыт-саба юдылар.