Яшел Үзән шәһәре тормышындагы мәдәни вакыйга «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләрен читләтеп узмады. Өлкән төркем балалары рәссам Валерий Макаровның юбилей шәхси күргәзмәсендә булдылар. Күргәзмә Яшел Үзән сәнгать галереясендә ачылды. Балалар юбилярның күпкырлы иҗаты белән таныштылар. Экскурсиянең максаты: балаларны һәм яшүсмерләрне туган шәһәрнең күренекле шәхесләре белән таныштыру, рухи кыйммәтләрне формалаштыру.