"Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен айлык җыелыш булып узды

2019 елның 29 марты, җомга

"Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен айлык җыелыш булып узды.

 Җыелышта социаль яклау бүлеге начальнигы Рәшидә Рәшит кызы Сәхәбиева катнашты. Үзенең чыгышында Рәшидә Рәшит кызы социаль хезмәткәрләрнең игътибарын күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына, хезмәт күрсәтү графигын һәм социаль хезмәткәр этикасы кодексын үтәүгә юнәлтте.

 Директор Хәйруллина Эльвира Илдус кызы социаль хезмәткәрләрнең эш документларын алып барудагы типик хаталарга тукталды, алда торган тикшерүләрнең планы һәм графигы белән таныштырды, хезмәтне саклау чараларын үтәү, янгын куркынычсызлыгын һәм таныш булмаган затлар тарафыннан мошенниклык гамәлләрен профилактикалау буенча инструкция үткәрде.

 Шулай ук җыелыш барышында башка мәсьәләләр дә каралды:

- 2019 елның март ае һәм 1 кварталы өчен бүлегенең эшчәнлеген анализлау.,

- социаль хезмәткәрләрнең документациясен алып бару, эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрен үтәү нәтиҗәләре буенча анализ;

- оешманың профсоюзы эше;

- 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче граҗданнарның,хуҗалыкларында башка затлар теркәлмәгән граҗданнарның өйләренә йөреп чыгу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International