“Ишетелү мөһим булганда”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 29 марты, җомга

Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева гаиләдә көч куллануны кисәтү буенча эш кысаларында 10-13 яшьлек 13 бала һәм яшүсмер арасында “Ишетелү мөһим булганда” дигән интерактив дәрес үткәрде. Максат: балаларга ышаныч телефонының максатлары һәм эше турында хәбәр итү.

Чара башында балалар ышаныч телефонын булдыру тарихы, аның эше белән таныштылар. Шулай ук балалар ышаныч телефонының яше, милләте, сәламәтлек торышына карамастан һәр кеше өчен ачык булуын белделәр. Ышаныч телефонында ярдәм бушлай һәм аноним. Россия Федерациясенең теләсә кайсы торак пунктында стационар яки мобиль телефоннардан 8-800-2000-122 номерына шалтыратып, балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре, башка гражданнар бердәм гомумроссия номерына тоташтырылган региональ хезмәтләр белгечләре тарафыннан ашыгыч психологик ярдәм ала алалар.  Аннары белгеч балалар белән бергә: “Гаиләдә бер-береңә ничек ярдәм итәргә: ата-аналарга һәм балаларга”, “Ни сәбәпле балалар көйләтә һәм елый”, “Авыр хәлгә эләксәң, кемгә мөрәҗәгать итәргә”, “Ышаныч телефоны ничек ярдәм итә ала” һәм башка сорауларга җаваплар эзләделәр. Балалар фикер алышкан вакытта теманың әһәмиятлелеге күренеп тора иде.

     Соңыннан балаларга ышаныч телефонының номеры һәм эш режимы язылган буклетлар таратылды һәм бу номерга шалтыратырга, консультация алырга киңәш бирелде. Белгеч шулай ук җитди булмаган сораулар буенча шалтыратырга һәм линияне тотып торырга ярамый дип кисәтте, чөнки бу вакытта кемгә дә булса ашыгыч ярдәм кирәк булырга, ә ул кеше шалтырата алмаска мымкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International