“Мин – акыллы кеше”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 29 марты, җомга

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта “Ариадна җебе” программасы кысаларында 10-11 яшьлек 16 бала өчен “Мин – акыллы кеше” дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларда сәламәтлеккә карата уңай мөнәсәбәт, уйланылган һәм уйламыйча гына хәл ителгән гамәлләр турында күзаллау формалаштыру.   

  Дәрес башында белгеч балаларга аң, акыл дигән төшенчәләрне, кешенең уйлау, фикерләү, уку, нинди дә булса яңалык белү, иҗат итү, чагыштыру сәләте булуын аңлатты. Сәламәт, уңышлы булу, үз максатларыңа ирешү өчен уйларга һәм акыл белән эшли белергә кирәк. Аннан соң балалар “Синонимнар-антонимнар”, “Елмаюлар”, “Мәкальләр җый” биремнәрен үтәделәр, алар барышында акыллы кеше үзен һәм әйләнә-тирә дөньяны аңларга, дөрес сайларга сәләтле дигән нәтиҗә ясадылар. “Акыллы гамәлләр” биреме барышында малайлар һәм кызлар аңлашылмаучан гамәлләр нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген ачыкладылар. Көчле кешенең гамәлләре нинди булуын һәм куркаклык турында фикер алыштылар. “Сак кеше үзенең эш-гамәлләренең нәтиҗәләре турында уйлый һәм юкка-барга да куркыныч тудырмый. Куркак кеше тәвәккәл эшкә сәләтле түгел”, - дип билгеләп үтте белгеч.

Катнашучылар дәресне “Уңышлы кеше” биремен үтәү белән тәмамладылар. Балаларга бирелгән фотосүрәт буенча кешеләргә исем бирергә, тышкы кыяфәтен тасвирларга, яшь һәм һөнәрен билгеләргә, шулай ук әлеге кешенең нинди мавыгулары булырга мөмкинлеге турында сөйләргә тәкъдим ителде. Шул рәвешле, кешенең портретын тасвирлап, балалар уңышлы кеше нинди булырга тиешлеге турында нәтиҗә ясарга өйрәнделәр. Шулай ук балалар уңышлы кеше булу өчен сәламәт булырга, әйләнә – тирәдәгеләр белән аралашырга, һөнәр алырга кирәклеген аңладылар. “Без сәламәт булганда гына бәхетле, үз-үзебезгә ышана алабыз. Безнең кәефебез яхшы, үз максатыбызга җиңел ирешәбез, яхшы укыйбыз, спортта җиңәбез, якыннарыбыз турында кайгыртабыз”, - дип билгеләп үтте дәрестә катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International