29 нчы март 2019 нчы ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Язгы эстафета» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны актив ялга җәлеп итү, физик активлыкны, җитезлекне үстерү, төгәллекне, координацияне яхшырту, дуслык һәм ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләү иде.
Чара разминка белән башланып китте. Алга таба катнашучылар «Кояшкай», «Кем иң җитез», «Боҗра», «Хайваннар дөньясында», «Тупны төшермә», «Сүз төзе» кебек эстафеталарда көч сынаштылар.
Гомумән алганда, спорт чарасы кызыклы һәм күңелле узды. Социаль хезмәт алучылар әлеге чарадан канәгатьлек һәм бик күп тәэсирләр алдылар.
Чарада 16 кеше катнашты.