2019 елның 28 мартында Мамадыш муниципаль районының "Забота» үзәгенеӊ гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр һәм газ хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр буенча профилактик рейдлар үткәрде. Рейд вакытында гаиләләрнеӊ газ җиһазларының эше, элек билгеләнгән автоматик янгынга каршы сигнализаторларның, электр үткәргечләренең төзеклеге тикшерелде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде, кагыйдәләр белән белешмәлекләр тапшырылды.