Без бүген уң һәм сул як баш мие ярымшарлары арасында үзара хезмәттәшлекне үстерәбез!
Моның өчен биремнәрне берьюлы ике куллап эшләргә кирәк.
Мондый уеннар, уң һәм сул як баш мие ярымшарлары арасындагы элемтәне яхшыртырга мөмкинлек бирә, һәм бу үз чиратында яңа нейроннар элемтәсен булдырырга ярдәм и тә. Нәкъ менә нейроннар элемтәсе баш миенең төрле өлкәләренә бер-берсенә мәгълүмат тапшырырга ярдәм итә, шуның аркасында безнең тормыш өчен мөһим булган процесслар тәэмин ителә: хәтерне формалаштыру, сөйләм телен аңлау һәм үстерү, үз тәненең хәрәкәтләре белән идарә итү.