Балигъ булмаганнарның ялын оештыру эше кысаларында 2019 нчы елның 27 нче марты көнне “Веста” үзәгендә мәдәният йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләр өчен “Уен-театралия иленә сәяхәт” дигән музыкаль уен программасы оештырдылар. Максат: мәдәни ял оештыру.
Күңелле атмосферага әти-әниләр балалар белән беренче минуттан ук чумдылар. Күңелле музыка астында аларны матур костюмнар кигән аниматорлар каршы алды. Алар балалар белән команда уеннары, күңелле эстафеталар, төрле конкурслар үткәрделәр. Уеннар арасында шәһәрнең балалар коллективлары балаларга җырлар һәм дәртле биюләр белән үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр.
Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Килгән гаиләләр үткәрелгән чара өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр, өйләренә күтәренке кәеф белән таралыштылар.