Питрәчтэ мөмкинлекләр чикләнгән балаларның ата - аналары белән очрашу оештырды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Гаилә баланың гармонияле үсешен һәм социаль җайлашуын тәэмин итүче табигый мохит булып тора.

Үсеше үзенчәлекле булган балалар тәрбияләүче гаиләләр кискен проблемалар белән очраша, аларны хәл итүдә кыенлыклар кичерә: баланы тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләре буенча компетентсызлык, ата-аналар өчен уңайлы форматта балаларны коррекцияләү һәм тәрбияләү өчен элементар психологик-педагогик белемнәрне белмәү; әйләнә-тирә җәмгыять белән бәйләнешләрне бозу һәм, нәтиҗә буларак, җәмгыять ягыннан ярдәм булмау .

Питрәч муниципаль районы дәүләт автоном "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезәт күрсәтү үзәгенең балаларга  һәм гаиләгә социаль ярдәм итү бүләкчәсе белгечләре  "Бер - беребезгә ярдәм итик" клубы кысаларында баланың үсешендәге тайпылышлры белән шәхес буларак уңай формалаштыру, уртак проблемалары булган ата - аналар бер- берсе б\н аралашу мөмкинлеген тудыру максатыннан сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләр чикләнгән балаларның ата - аналары белән очрашу оештырды.

 

 

Дәрес ата-аналар арасында «йолегак тәгәрәтү»уен формасында танышудан башланды.

Шулай ук ата - аналар «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында балалар белән эшләү технологияләре белән таныштылар-ул Ком терапиясе, Монтессори технологиясе, коры бассейн, Лекотека технологиясе һәм башкалар.

Очрашу дустанә атмосферада узды, ата-аналар үзләренең казанышлары һәм проблемалары белән уртаклаштылар, алдагы уртак эшкә тәкъдимнәр керттеләр.

Киләсе чара 2019 елның апреленә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International