Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында документаль фильм карадылар

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәтнең 33 еллыгына һәм әлеге һәлакәт корбаннары истәлегенә Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Чернобыль өчен көрәш» документаль кинофильмын карау оештырылды.  Ликвидацияләүдә катнашучылар, тормыш һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, үз бурычларын үтәделәр һәм радиацион матдәләр таралуга юл куймадылар.

    Авария ликвидаторларының берсе Мамадыш интернат-йортында яши. Ул үзенең хатирәләре белән уртаклашты.

     Һәлакәт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Барлык кешенен теләге бер иде: мондый фаҗигаләр беркайчан да кабатланмасын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International