“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Мин зур үстем” дигән сюжетлы- рольле уен үтте

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның  28 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Мин зур үстем” дигән сюжетлы- рольле уен үткәрделәр.Әлеге уенның максаты балаларга уен аша һәр әгъзаның ролен күрсәтү. Уенда ул өлкәннәр дөньясының, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күзалларга мөмкин. Көндезге бүлек тәрбиячеләре уен башында теманы билгеләделәр һәм балаларга үз ролен сайларга тәкъдим иттеләр. Уен дәвамында һәр кеше төрле проблемалар белән очраша, әммә киңәшләр ярдәмендә дөрес карар кабул итә. Уен ярдәмендә балалар иң яхшы сыйфатлар туплыйлар һәм күбрәк истә калдыралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International