"Гарденотерапия" технологиясе "Кайгырту" үзәге Яңа Чишмә

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

«Гарденотерапия» технологиясе, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» үзидарәле халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә төрле технологиялэр уңышлы гына эшләп килә, шуларның берсе “Гарденотерапия” дип атала. Безнең үзәкнең социаль хезмәткәрләре үзләренең карау астындагы әбиләргә өйдә гөлләр үстерергә ярдәм итәләр, бергәләп эшләү аларга рәхәт китерә, тирә-юньгә һәм тормышка кызыксыну арттыра. Яраткан эш белән шөгыльләнү олы кешеләрнен кәефен күтәрә, күңелне дәвалый, ә гөрләп, төрле төсләрдә усүче гөлләр эбиләрне һәм аларның кунакларын шатландырып кына тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International