28 нче март 2019 нчы ел, чәршәмбе
Театр елы һәм ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында “Изгелек” инвалидлар тернәкләндерү үзәгендә, “Ялкын” аралашу клубында “Театр турында мин нәрсә беләм?” дигән темага викторина булып узды.
Чараның максаты: социаль активлыкны үстерү һәм республика гражданнарының театр сәнгате белән кызыксынуларын арттыру.
“Ялкын” аралашу клубына 1нче филиал китапханәсе белгече Гөлназ Фәрдиева килде һәм шәһәр театрларына еш йөри торган катнашучылар өчен “Театр турында мин нәрсә беләм?” дигән темага викторина үткәрде.
Очрашуында социаль хезмәт алучылар үзләренең театр сәнгате өлкәсендәге белемнәрен тикшерде. Чара барышында катнашучылар: “Театр сүзе нәрсәне аңлата?”, “Сез театрларның нинди төрләрен беләсез?”, “Сез нинди театраль һөнәрләр беләсез?”, “Сез үзегезнең шәһәрдә нинди театрлар барлыгын беләсез?” дигән сорауларга төгәл җавап бирделәр. Чара барышында белгечләр республикабыз башкаласы Казан шәһәре театрлары турындагы белемнәрен тулыландырдылар һәм киңәйттеләр, балачактан таныш Г. Камал исемендәге "Беренче театр" спектакленнән өзек карадылар.
Барысы да видео һәм викторина нәтиҗәләреннән канәгать калды. Ааралашу клубы катнашучыларын китапханә белгече Театр елы кысаларында үткәрелә торган күргәзмәгә чакырды.
Чарада 8 кеше катнашты.