“Филя, Хрюша һәм Степашкадан язгы котлау”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Россиядә театр елын үткәрү кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге “Алтын ачкыч” театр студиясендә 25 балигъ булмаган бала өчен файдалы ял итү эшчәнлеген оештыру максатыннан “Филя, Хрюша һәм Степашкадан язгы котлау” дигән спектакль узды.

Артист балалар перчатка-курчаклар ярдәмендә, тамашачыларга хатын-кызлар бәйрәмен Каркушаның туган көне белән бутаган Хрюшаның тәртибе турында сөйләделәр, Хрюша дусларының бүләкләреннән көлә башлый, ләкин хатасын аңлап, аны төзәтә һәм бәйрәмгә әзерләнүдә актив катнаша башлый. Бу спектакль балаларга үз гамәлләре һәм тәртибе турында уйланырга мөмкинлек бирде. Курчак спектакле тамашачы-балаларда зур кызыксыну уятты. Тамашадан соң Филя, Хрюша һәм Степашка уйнаучы артистлар тамашачыларга үзләренең хис-тойгылары, спектакльгә бик озак әзерләнүләре, сценарийны өйрәнүләре, курчак-перчаткалар белән ничек эшләүләре турында сөйләделәр. Тамашачылар шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар, ә аларның кайберләре артистлар ролендә булырга теләп, үзләренә ошаган персонажны сайлап алдылар, пәрдә артына кереп, сүзләрсез генә - бары тик кул һәм баш хәрәкәтләре белән шатлык, хәсрәт һәм гаҗәпләнү кебек хисләрне тамашачыга җиткерергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International