“Балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең психологик тренингы”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

“Без бергә” клубы эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Олеся Мингазетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар өчен “Балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең психологик тренингы” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү.

Дәрес башында катнашучылар “Тамаша”, “Мәхәббәт кояшы”, “Әни буларак мин нәрсә белән искиткеч?”, “Мәхәббәтне тану” дип аталган күнегүләр үттеләр. Әлеге биремнәр әниләргә балаларына яңа күзлектән  карарга, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, үз хисләреңнең әһәмиятен аңларга, шулай ук баланы кабул итүне үзгәртергә һәм низаглы хәлләрдән чыгу ысулларына өйрәнергә мөмкинлек бирде. Шуннан соң психолог барысына да бала тәрбияләү барышында туган катлаулы хәлләрдә ата-аналарга ярдәм итүче «Ата-аналар раунды» психологик уенында катнашырга, авырлыклар килеп чыгу сәбәпләрен аңларга, үзләрен һәм гаилә әгъзаларын яхшырак аңларга өйрәнергә тәкъдим итте.

Йомгаклау даирәсендә күпләр үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, кызыклы һәм танып-белү дәресе өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International