Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы Марта Камалова балигъ булмаганнарны дәрестән тыш файдалы эш белән тәэмин итүне оештыру максатыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 11 балигъ булмаган бала өчен “Тамаша империясе” шапито циркына хәйрия чарасы оештырды.
Ике сәгать ярым барган тамаша бер сулышта узды. Акробатлар куркыныч трюкларны үтәделәр. Бер-берсеннән көлә белә торган күңелле клоуннар тамашачыларның кәефен күтәрде. Һава гимнастларының чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Алар югары осталык һәм профессиональлек күрсәттеләр. Программаның икенче өлешендә башта жонглерлар, алар артыннан хайваннар белән дрессировщик чыгыш ясады: велосипедта аюлар, канада бүреләре, фарсы леопардлары, маймыл, пони, шулай ук канатта йөрүче кәҗәләр чыгыш ясады. Болар барысы да музыкаль һәм дөньяви тамаша белән үрелеп барды.
Циркка бару балалар тормышына уңай эмоцияләр һәм күңелле тәэсирләр кертте.