Балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез карашны кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан 13 балигъ булмаган бала арасында “Гаиләдә һәм мәктәптә көч кулану” курсынан “Үзеңә уңай мөнәсәбәт формалаштыру” дигән чара уздырылды. Максат: үз-үзеңне дөрес бәяләргә өйрәненүне формалаштыру.
Катнашучыларны актив эшчәнлеккә кертү өчен дәрес башында “Кояш нурлары ... яктырта” дигән уен-активатор үткәрелде. Һәр бала әйләнә буенча үз исемен һәм яраткан әкиятен атарга тиеш иде. Шуннан соң барлык катнашучылар да аңны активлаштыруга һәм түбәнәйтелгән үзбәяне торгызуга юнәлтелгән “Маша, мин сине яратам...”, “Алкышлар”, “Тискәре/уңай раслаулар исемлеге”, “Төрле төстәге комплиментлар” күнегүләрен башкардылар.
Йомгаклау даирәсендә күпләр тискәре раслауларга уңай контрагументлар табу кыенрак булуын һәм барыннан да бигрәк “Төрле төстәге комплиментлар” күнегүе ошавын әйттеләр, анда һәркем уендагы партнерына яхшы сүзләр язылган төсле җепләр бәйләргә мөмкинчелек алды.