"Яхшылык һәм спорт"

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 23 нче мартында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү Дәүләт Автоном оешмасы социаль тернәкләндерү бүлегендә тернәкләнүчеләр арасындаЯхшылык һәм спорт” исеме астында  ярыш уздырылды. Ярышта “Дуслык” һәм “Тынычлык” командалары көч сынашты. Спорт чарасының максаты -  мөмкинлекләре чикле кешеләргә  сәламәт яшәү рәвеше һәм физик яктан чыныгу иде. Командаларга күңелле һәм мавыктыргыч конкурслар бирелде. Уенның барлык этапларында да һәр команда җиңүгә ашкынды. Барсының да беренчелекне яулыйсы килде. Нәтиҗәдә ярыш ахырында командаларның көчләре тигез икәнлеге ачыкланды.

Уздырылган әлеге чаралар инвалидларның сәламәтлеген ныгытып кына калмый, тернәкләнүчеләрнең яшәү активлыгын арттыра, тернәкләнергә этәргеч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International