Күп төрле сулыш юлында һәм грипп вируслары бик күпләрнең сәламәтлеген какшата, катлаулы авырулар китереп чыгара. 2019 нчы елның 27 нче мартында “Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең” Дәүләт Автоном Учреждениесенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә шәфкать туташы Фахретдинова Лимуза Билсур кызы тернәкләнүчеләр белән «Гриппны һәм сулыш юлындагы инфекцияне кисәтү» дип исемләнгән кисәтү әңгәмәсе уздырды. Әңгәмәдә катнашучылар гриппның беренче билгеләре, вирусның төзелеше, таралу юллары белән таныштылар. Шулай ук тернәкләнүчеләргә вируслы инфекциядән, грипптан сакланыр өчен алдан профилактик чаралар турында аңлатылды. Тернәкләнүчеләр чара ахырында грипптан һәм сулыш юлындагы инфекциядән саклану турында видеоролик карадылар.