Эш һөнәрләре елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «АвтоЛАЙФФ» техник үзәгендә булдылар. Балаларны техник үзәк җитәкчесе Нигъмәтуллина Алсу Хафиз кызы һәм автомойщик Кәрим Ирек улы җылы каршы алдылар. Алар һәр бинаның билгеләнеше турында сөйләделәр һәм автослесарь, автомеханик һәм автомойщик һөнәрләре белән таныштырдылар. Реабилитантларга автомобиль ремонтлауда, шулай ук автомобиль юу һәм полировкалау процессында катнашу мөмкинлеге бирелде. Чараның һәр катнашучысы истәлекле бүләк белән китте. Оештыручылар сүзләренчә, мондый чаралар балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштыра, балаларда кызыксыну, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлык һәм хөрмәт тәрбияли.