2019 елның 26 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр “Безнең төбәкнең танылган шәхесләре” дигән видео дәрес оештырдылар. Чарада катнашучылар, балалар һәм аларның әти – әниләре видео дәресне карагач, туган якның танылган кешеләре турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр, бу И.Шишкин, М.Цветаева, Н.Дурова, Алабуга шәһәренең истәлекле урыннары турында белделәр, шәһәрнең танылган кешеләре дөньякүләм мәдәни мирасның бер өлеше булып торалар, дип билгеләп үттеләр.
Соңыннан балалар сорауларга актив җавап бирделәр, рәсемнәр тараттылар, альбомнар карадылар. Чарадан барлык катнашучылар да кәнагать калдылар.