Тәрбия - бик катлаулы һәм җаваплы эш. Яхшы нәтиҗәләр алу өчен балаларга бер мәхәббәт кенә җитми. Баланы тәрбияли белергә өйрәнергә, ә моның өчен махсус белем кирәк. Түбән Каманың “Веста” Үзәгендә белгечләр, ата-аналар һәм балалар арасында нәтиҗәле аралашу өчен “Ял көне клубы” оештырылды. Клубта үзәк белгечләре, социаль педагоглар һәм психологлар, читтән чакырылган белгечләр катнаша. Клуб тәрбия процессының өстәмә компоненты булып тора, анда ата-аналар һәм балалар белем ала, үз сәләтләрен үстерәләр, балаларга әйләнә-тирә дөньяга җайлашырга, ә ата-аналарга үз көчләрен берләштерергә һәм сабыйларын яклау, эмоциональ комфорт, кызыклы һәм эчтәлекле тормыш белән тәэмин итәргә мөмкинчелек бирә торган урын булып тора.
2019 нчы елның 23 нче мартында “Веста” үзәгендә социаль хезмәт күрсәтелүче инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен “Ял көне клубы” кысаларында беренче очрашу узды. Максат: гаилә тәрбиясе нәтиҗәлелеген күтәрү, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен баету өчен яңа формалар һәм методлар кертү өчен уңай шартлар тудыру.
Әлеге көнне ата-аналар һәм балалар өчен төрле мәйданчыклар оештырылды. Социаль педагог ата-аналарга “Биеп яшибез” дигән яңа программаны тәкъдир итте, аның максатлары һәм бурычлары белән таныштырды, әти-әниләр арасында балаларының биюгә һәм музыкага сәләтләрен ачыклауга юнәлдерелгән анкета үткәрде, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның катлаулы биюне башкаруы турында видеоролик күрсәтте. Презентация ахырында ата-аналарга “Биеп яшибез” программасы турында мәгълүмат язылган буклетлар таратылды. Аннан соң ата-аналар “Без бергә” клубы кысаларында психолог белән төркемле дәрестә һәм “Тегүчелек эше” юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында хатын-кызлар өчен аксессуарлар әзерләү дәресендә катнаштылар.
Ата-аналар гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ничек дөрес җайга салырга кирәклегенә өйрәнгән арада хезмәт кабинетында балалар өчен сәнгать-эстетик кабул итүне һәм вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән “Камка” лепкасы буенча мастер-класс оештырылды.
Спорт залында уеннар, күңел ачу, эстафеталар үткәрелде, бу исә балаларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итте.
"Лекотека» кабинетында балалар “Лото”, “Мозаика”, “Шашкалар”, “Уен – мәзәкләр”, “Кубиклар” кебек өстәл уеннарында уйнадылар, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне, логик фикерләүне үстерү максатыннан төрле башваткычларга җаваплар уйлап таптылар.
Сенсор бүлмәсендә балалар өчен уртак эшчәнлеккә уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру өчен шартлар тудырылган иде, ә өлкән яшьтәге балалар белән релаксация күнегүләре үткәрелде.
“Ял көне клубы”ның очрашу ахырында “Веста” үзәге белгечләре “Альфа” мәдәният йорты актерлары белән берлектә саф һавада хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Клубта катнашучылар белгечләргә кызыклы һәм танып-белү дәресләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм кабат очрашырга теләк белдерделәр.