«Яшьләр субкультурасы». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 26 марты, сишәмбе

«Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова 14-15 яшьлек балалар белән «Яшьләр субкультурасы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: социаль куркыныч мохитка җәлеп итүгә комачаулый торган тормыш кыйммәтләрен формалаштыру, үз-үзеңне тоту өчен җаваплылык тәрбияләү.

            Дәрес башында белгеч кеше мөнәсәбәтләренең гаҗәеп дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте.  «Бала, яшь кеше, өлкәннәр» күнегүләрен башкару барышында балаларга төркемнәргә бүленеп, әлеге төшенчәләргә туры килгән социаль характеристикаларны атарга туры килде. «Юл чаты» күнегүендә катнашучыларга дөрес юнәлеш сайларга туры килде. Монда дөрес һәм дөрес булмаганын сайлау мөмкинлеге юк, һәркем үзе өчен нинди юл булдыруны үзе хәл итә. Алга таба катнашучыларга яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып «Яшьләр субкультурасы» төшенчәсе, төрле агымнар һәм аларның деструктив характеры турында әйтелде.   

Дәрес азагында «Минем кыйммәте шунда ки... " дигән күнегү үткәрелде. Нәтиҗәләр ясау барышында балалар дәрестә нәрсә ошавын-ошамавын һәм әлеге очрашудан үзләре өчен  нәрсә алулары турында сөйләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International