22 март - көн белән төн тигезләшкән вакыт. Нәкъ менә бу көнне җылы илләрдән кырык төрле кош кайта, шуларның беренчесе – тургай. Бу кошлар үз канатларында язны алып кайталар.
«Гнездышко» приюты балалары иҗади остаханәдә ата-бабаларыбызның язны каршылауга багышланган кайбер гореф-гадәтләре белән таныштылар. Үз куллары белән тукыма һәм фетрдан кошчыкларны эшләделәр. Балаларга төрле төстәге кошлар ясау, аларны тасмалар, бусина һәм пайеткалар белән бизәү бик ошады.