Лекция-әңгәмә " Сак булыгыз, мошенниклар."

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” Халыкка Социаль Хезмәт Күрсәтү Комплекслы Үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә 21нче мартта "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән «Сак булыгыз, мошенниклар! Өлкәннәр өчен куркынычсызлык кагыйдәләре» темасына лекция-әңгәмә үткәрелде. Социаль эш буенча белгеч Шәехова Г.А. җинаятьләрнең төп төрләре турында сөйләде. Банк карталарыннан, кәрәзле телефоннан акча урлау, күңелсез хәлләрдә калган туганнарга ярдәм кирәк дип алдалау, социаль яки коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре исеменнән таныш булмаган кешеләр тарафыннан зыян күрү белән бәйле очраклар каралды. Лекция өлкән яшьтәге кешеләрдә зур кызыксыну уятты, чөнки бу категория гражданнар ышанучанлыклары аркасында еш кына мошенникларның корбаны була. Лекция-әңгәмә барышында өлкән яшьтәге гражданнар зыян күргән реаль мисаллар белән видеороликлар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International