Кышкы уеннар һәм күңел ачуларны тимераяк һәм чаңгыдан башка күз алдына да китереп булмый. Бу бик файдалы спорт төре. Чаңгы тигезлек хисен үстерә, сөяк системасын ныгыта, тиз һәм җитезлек тәрбияли, сулыш органнары эшен яхшырта һәм сулыш мускулатурасын ныгыта.
2019 елның 20 мартында Зәй муниципаль районы “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә “На лыжи” акциясе оештырылды.Спорт чарасының кунаклары социаль адаптациядә кыенлыклар булган 10 бала һәм әни булды. Балаларның күбесе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар.
Бу көнне балалар чаңгыда шудылар, таудан шуып уйнадылар. Балалар актив һәм бик канәгать булдылар. Бу җиңел булмаган, әмма кызыклы спартакиадада катнашучыларга Ф. П. Симашев исемендәге спорт мәктәбе тренеры Бухтеев Н.В. ярдәм итте, шулай ук “Ялта – Зәй” спорт әзерлеге үзәге директоры Галеев Э. Э. да теләп катнашты.
Чаңгыда шуганнан соң балаларны сюрприз көтә иде. Кар чанасына утырып балалар кышкы урман буенча спорт Үзәге территориясендә йөрделәр. Соңыннан кунакларны бәйрәм ашы белән сыйладылар һәм истәлекле сувенирлар тапшырдылар.
Балалар бик күп якты, шулай ук онытылмаслык тәэсирләр алдылар, бик шат һәм барысына да рәхмәтле калдылар.