Түгәрәк өстәл

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

       Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлегендә хезмәт күрсәтүдә торучы алкоголь бәйләменнән дәваланырга теләк белдергән хатын-кызлар белән 2019-2020 елларда Татарстан Республикасы күләмендә социаль ятимлекне профилактикалау буенча үткәрелүче “Аеклык ноктасы” проекты кысаларында түгәрәк өстәл утырышы оештырдылар.

     Түгәрәк өстәл барышында хатын-кызлар проектның  эш этаплары, норматив-хокукый база һәм элек дәвалану үткән  гаиләләр тормышыннан уңай мисаллар белән таныштылар. Әңгәмә тыныч шартларда узды, чәй артында хатын-кызлар үзара сөйләштеләр һәм алга таба тормышны яхшыртуга план төзеделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International