“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты” тәрбиячесе Минабутдинова О.С. атнаның бер көнендә “Флористика” түгәрәген үткәрә.
Бу түгәрәк өлкән кешеләрдә табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген күрә белергә, аны пычратмаска, сакларга өйрәтә. Түгәрәктә өлкәннәребез кипкән үләннәрдән композияция ясадылар. Кәгазьгә кипкән яфраклардан, чәчәкләрдән төрле сүрәтләр ябыштырдылар. Мондый түгәрәктә эшләү өлкән кешеләребездә үзләренең сәләтләрен, гамәли хезмәт кунекмәләрен формалаштыру да булып тора.