«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шашка уены буенча турнир

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

13 нче март 2019  нчы ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм «Ростресурс» инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе вәкиле Алексей Мулеев Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча турнир үткәрделәр.

Чараның максаты: интеллектуаль спорт төрләрен һәм актив яшәү рәвешен популярлаштыру иде.

Оештыручылар барлык социаль хезмәт алучыларны  хатын-кызлар бәйрәме белән котладылар һәм уңышлар теләделәр. Уенда катнашучыларны турнир үткәрү регламенты белән таныштырдылар һәм шашка уены кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр. Кыска гына вакыт эчендә уенчылар логик фикерләп, йөрешләрне санап, катлаулы комбинацияләрне һәм көндәшләренең гамәлләрен уйлап  уенны дәвам иттеләр.

Соңыннан, турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннар билгеләнде. Җиңүчеләрне грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.  Катнашучылар һәм тамашачылар уен вакытында бер-берсе белән аралашудан һәм турнир нәтиҗәләреннән канәгать калдылар. Аларның кайберләре, шашка гына түгел, шахмат уены да яраткан гаилә уены булуын әйттеләр.

Чарада 35 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International