Бүген Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Макарова Анастасия Артемьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне Анастасия Артемьевнаны Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатын алды. Баулы районы башлыгы исеменнән, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хөснуллина И. И., чәчәк бәйләме тапшырып, юбилярга нык сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләде. Анастасия Артемьевнаны Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Д. А. Шакирҗанов һәм туганнары котлады.
ТАССРның Баулы районы Дмитриевка авылында туып-үскән Анастасия Артемьевна 12 яштэн өлкәннәр белән беррәттән эшләгән. Гомер буе «Баулы» совхозында дуңгыз караучы булып эшләгән. Гомуми хезмәт стажы 40 ел. «Хезмәт ветераны» исеменә ия. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
11 ел инде Баулы интернат-йортында яши. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бик тә кызыксынучан, аралашучан һәм күңелле булып кала.
.jpg)