Кояштан - җылы, әнидән - игелек

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Кояштан  - җылы, әнидән  - игелек

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 07нче мартта жыр укытучысы Городилова Н.Г. һәм тәрбияче Гилязетдинова Г.Р., психолог Салиманова Г.П. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Кояштан  - җылы, әнидән  - игелек» исемле күңел ачу чарасы уздырдылар. Бу бәйрәм көнендә матур сүзләр һәм теләкләр, җырлар һәм биюләр  - барысы да  хатын – кызларга багышланды.  Мухаметгалеева Амелия әниләр турында җыр башкарды, Арина шигырь сөйләде, балалар үзләрен яхшы ярдәмчеләр итеп күрсәттеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International