«Веста» үзәге белгече тарафыннан  «Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында «Үзенне кабул итү» темасына төркемле дәрес үткәрелде

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

 «Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече тарафыннан закон белән каршылыклары булган дүрт яшүсмер арасында «Үзенне кабул итү» темасына төркемле дәрес үткәрелде. Максат: үз-үзеңә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү һәм үз индивидуальлегеңне аңлау.

Дәрес башында катнашучылар бер-берсен сәламләделәр һәм төркем эчендә катнашкан һәркем өчен мәҗбүри булган кагыйдәләр турында сөйләделәр. Аннан соң балалар берничә күнегү үтәделәр. «Өч хайван» күнегүе вакытында «мин реаль» - нинди булуыңны күрсәтү, башка кешеләр белән мөнәсәбәтне, холыкны аңлатуны; «мин идеаль» -  вакытында хезмәт эшчәнлегенә хас булган сыйфатларны атауны; «мин башка кешеләр күзлегеннән» вакытында нинди булуың турында сөйләнелде, ни өчен әлеге хайван сурәтләнгән булуы турында фикер алышынды. Дискуссия бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Дәрес ахырында «Комплимент» күнегүе үткәрелде, аның барышында һәр катнашучы башкаларга якын килде, аның исемен атады, аңа комплимент ясады яки теләк белдерде. Әлеге күнегү барлык катнашучыларның да кәефен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International