2019 нчы елның 5 нче мартында «Веста» үзәге социаль педагоглары Олеся Мингазетдинова һәм Ольга Тугашова тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 25 бала һәм аларның әти-әниләре өчен Халыкара хатын – кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган «Март – җыр ул, март-бәйрәм» дигән бәйрәм чарасы уздырылды. Чараның максаты: гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, балаларга, хатын-кызларга карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, уңай атмосфера тудыру.
Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне килә. Язның иң гүзәл һәм ягымлы бәйрәме! Бу көн һәрбер хатын-кыз өчен бик үзенчәлекле - ул кояш нурлары, хатын-кызлар елмаюлары белән җылыта, чәчәк бәйләмнәре, наз белән бизәлгән. Һәм 8 Март алдыннан “Веста” үзәгендә социаль ярдәм күрсәтелүче гүзәл затлар балалары белән бергә бәйрәмгә чакырылдылар.
Чара килгән хатын-кызлар, әбиләр һәм кызлар адресына котлау сүзләре белән башланып китте. Алга таба барлык катнашучылар да үзләрен төрле конкурсларда сынадылар: балалар күзләрен тасма белән бәйләп кулларын гына тотып карап әниләрен таптылар, бүлмәдә тәртип урнаштырдылар, ә әниләр үзләренең интеллектуаль һәм актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. Малайлар һәм ир-атлар вакыт дәвамында үзләренең яраткан балаларына һәм хатыннарына көч биреп тордылар. Бәйрәм бик күңелле һәм иркен узды, кунаклар игътибар, җылы сүзләр һәм изге теләкләр өчен бик рәхмәтле булдылар.
Чара ахырында һәр хатын-кыз язгы лалә чәчәкләре бәйләмен алды. Барлык катнашучылар да яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар!