8 Март бәйрәме белән котладылар

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

       Бүген «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» бәйрәм чарасы узды, анда интернат хезмәткәрләре, социаль хезмәт алучы хатын – кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, аларга бүләкләр тапшырдылар.  Чара чәй өстәле артында тәмамланды, хатын – кызларны бәйрәм коймаклары белән сыйладылар.

            Бәйрәм алдыннан Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары булган хатын – кызлар да игътибардан читтә калмады. Алар 8 Март бәйрәменә уңаеннан үзләренең яшәү бүлмәләрендә котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International