Федоровка интернат-йорты белгечләре даими рәвештә ачык чаралар үткәрәләр. Мондый дәресләргә тәҗрибә уртаклашу өчен хезмәттәшләре килә. Бүген чираттагы дәресне тәрбияче Рәисә Гайнуллина үткәрде. Социаль хезмәт алучылар әниләрен назлы сүзләр белән искә алдылар, шигырьләр сөйләделәр, әниләр турында җырлар җырладылар. Төсле кәгазьдән чәчәкләр формасында кул эшләре ясадылар һәм хезмәткәрләргә бүләк иттеләр.
Дәресләрдән соң социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котладылар.