2019 елның 11 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Хайваннар дөньясы” дигән темага викторина булып узды. Уенның максаты балаларга хайваннарның бик күп төрле булуын аңлату, әхлакый аңын үстерү булды.
Көндезге бүлек тәрбиячеләре бик кызыклы бәйге үткәрделәр. Бәйге 3 этапта узды. Дөрес җаваплар өчен балалар жетоннар алдылар. Тамашачылар да уеннан читтә калмады, алар да уенда катнашып вакытларын кызыклы үткәрделәр. Уен бик кызыклы, гыйбрәтле, мавыктыргыч булды.