“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә компьютер классында бәйрәм презентацияләре булдыру буенча мастер-класс

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

11 нче март 2019 нчы ел, дүшәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер сыйныфында  бәйрәм презентацияләре булдыру дигән мастер-класс  үткәрде.

Мастер-классның максаты: компьютер грамоталылыгын арттыру, иҗади сәләтне үстерү.

         Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны Power Point программасы белән таныштырды, слайд-презентациясе ясау юлларын  күрсәтте. Сурәтләрне һәм слайдны, шрифт сайлау һәм исем куйганда Word Art  программасын куллануны да аңлатты.

        Чара барышында социаль хезмәт алучылар  үзләре дә слайд- презентациясен төзи алдылар һәм экраннан карадылар. Соңыннан катнашучылар үзләренең уңай фикерләре белән уртакаштылар. Алар киләчәк бәйрәмдә,  якыннарының туган көненә слайд-презентациясен төзергә әзер булуларын әйттеләр.

           Чарада 7 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International