«Масленица» өйгә килә

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Масленица- иң матур, күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, аны бәйрәм итү җиде көн дәвам ителә. Бу вакытта халык күңел ача, кунакка йөри, күңел ачулар оештыра һәм коймак ашата.

Сәламәтлекләре буенча йортыннан чыга алмаучыларга масленица үзе килгән. "Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз көчләре белән масленица бәйрәмен оештырдылар. Бәйрәмне традиция буенча, борынгы кебек самавырдан чәй һәм хуш исле тәмле коймак белән каршы алдылар.

Хезмәт күрсәтә торган Маркова Р. А. котлау белән «театраль сундучок» проектында катнашучылар булдылар. Кунаклар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр, җырлар, такмаклар җырладылар, процесска хуҗабикәне җәлеп итеп, уеннар уйнадылар.

Федотовка авылында социаль хезмәткәрләр хезмәт күрсәтүчеләр белән берлектә халык күңел ачуларында катнаштылар. Масленицаны күңелле,  конкурслар белән, әйлән-бәйлән һәм чәй өстәле белән озаттылар. Барлык катнашучыларга   бәйрәм  бик ошады.

Масленица-иң яраткан һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе. Бу выкыт якыннары, туганнары һәм дуслары белән аралашуга багышланган вакыт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International