Халыкара хатын-кызлар коне уңаеннан, Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Танай авылында яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Язның иң матур бәйрәме - хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!” дип аталган бәйрәм чарасы уздырдылар. Әлеге чара “Йортка бәйрәм” технологиясе кысаларында үтте. Чара барышында хатын-кызларга багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады, кечкенә генә бүләкләр бирелде. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, хатын – кызлар җыр-биюгә дә кушылдылар. Бәйрәм котлавы социаль хезмәтләрдән файдаланучылар күңелендә яхшы тәэсирләр калдырды.