8 март көне алдыннан Мамадыш муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Надежда” социаль приютында “Тылсымлы сәйләннәр” түгәрәгендә тәрбияче Китаева Алсинә балаларга бисердән ромашка ясау буенча мастер – класс үткәрде.
Мастер – класста приюттатәр бияләнүче балалар катнашты. Балалар тәрбияче белән ромашка ясарга өйрәнделәр. Бүләкне бәйрәмдә әниләренә тапшырачаклар алар. Әни бит ул бала өчен иң якын һәм иң кадерле кеше.
Балалар бүләкләрне күңел җылысын биреп, тырышып эшләделәр, чөнки, үз кулларың белән ясаган бүләктән дә олы бүләк юк!