Масленица бәйрәме

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Масленица борынгы рус халык бәйрәме булып санала. Асылда, бу кыш белән хушлашу һәм язны каршы алу. Шулай ук ел саен үткәрелә торган иң күңелле һәм күптән көтелгән бәйрәмнәрнең берсе, аны бәйрәм итү җиде көн дәвам итә. Бу вакытта халык күңел ача, кунакка йөри һәм бер-берсен коймак белән сыйлый.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә социаль хезмәт алучыларның балигъ булмаган балалары өчен Масленица бәйрәме оештырдылар. Балалар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар, Масленица турында табышмаклар чиштеләр һәм күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International