5 март көнне приютта Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре булып китте. Алар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Аларга бик ошады. Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәбез.